Татарстан гасыры

Мультфильм
татар телендә

«Татарстан гасыры» – белем бирү максатыннан төшерелгән һәм Татарстан Республикасына багышланган беренче халык анимацион проекты. Аны төшерүдә Татарстанның 7дән 15 яшькәчә булган 30000 мәктәп баласы катнашты. Фильм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан эшләнде. Конкурс нигезендә, балаларның 2500дән артык рәсеме, 500 шигыре сайлап алынды.

«Татарстан гасыры», иң күп авторлар катнашында төшерелгән анимацион фильм буларак, Россиянең Рекордлар китабына кертелде.

Фильм телевизион тамаша форматында төшерелде һәм аны Гера исемле Геральдика һәм Лалә исемле Символика алып бара. Геральдика һәр нәрсәне фәнни яктан аңлатса, Символика сәнгатьне яхшы белә. Алып баручылар, дусларча әңгәмә барышында, бер-бер артлы Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары гербларына багышлап балалар ясаган рәсемнәрне тәкъдим итәләр.

Фильм, оригиналь музыка барышында, Татарстан Республикасы гербын каршылау белән тәмамлана.

Татарстан районнары турында анимацион роликлар

«Татарстан гасыры» мультфильмыннан өзекләр
Әгерҗе районы
Азнакай районы
Аксубай районы
Актаныш районы
Алексеевск районы
Әлки районы
Әлмәт районы
Апас районы
Арча районы
Әтнә районы
Баулы районы
Балтач районы
Бөгелмә районы
Буа районы
Югары Ослан районы
Биектау районы
Чүпрәле районы
Алабуга районы
Зәй районы
Яшел Үзән районы
Кайбыч районы
Кама Тамагы районы
Кукмара районы
Лаеш районы
Лениногорск районы
Мамадыш районы
Менделеевск районы
Минзәлә районы
Мөслим районы
Яр Чаллы
Түбән Кама районы
Яңа Чишмә районы
Нурлат районы
Питрәч районы
Балык бистәсе районы
Саба районы
Сарман районы
Спас районы
Тәтеш районы
Тукай районы
Теләче районы
Чирмешән районы
Чистай районы
Ютазы районы
Свияжск