Татарстан гасыры

Мультфильм
татар телендә

«Татарстан гасыры-2» – белем бирү максатыннан төшерелгән беренче халык балалар анимацион проектының дәвамы. Татарстан Республикасы дәүләт телләрендәге бу проект ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары кысаларында эшләнде.

Гаять киң колачлы бу проектта 7 дән 15 яшькә кадәр булган 32000 Татарстан укучысы катнашты. Балалар яраткан республикабыз турындагы анимацион фильмның авторлары булдылар.

Проект кысаларында Татарстанның һәр районында укучылар өчен «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап» дигән темага тарих, ватанпәрвәрлек һәм дәүләтчелек дәресләре, видео-дәресләр анимация, иллюстрация буенча мастер-класслар үткәрелде.

Традицияне дәвам итеп, фильм телевизион шоу форматында төшерелде. Аны Геральдика белән Символика алып бара. Гера төгәллек һәм фән яратса, Лалә сәнгать һәм мәдәниятне үз итә. Алар балаларның Татарстан районнарының, шәһәр, бистә яки авылларының тарихи-мәдәни, архитектура, табигать истәлеклекләренә багышланган рәсемнәрен һәм шигырьләрен тәкъдим итәләр.

Республикабыз районнары һәм шәһәрләренең барлык рәсем һәм шигырь авторларының һәм проект координаторларының исемнәре анимацион фильм титрларында күрсәтелде һәм «Татарстан гасыры-2» халык проекты белән бергә тарихка кереп калды.

Татарстан районнары турында анимацион роликлар

«Татарстан гасыры» мультфильмыннан өзекләр
Әгерҗе районы
Азнакай районы
Аксубай районы
Актаныш районы
Алексеевск районы
Әлки районы
Әлмәт районы
Апас районы
Арча районы
Әтнә районы
Баулы районы
Балтач районы
Бөгелмә районы
Буа районы
Югары Ослан районы
Биектау районы
Чүпрәле районы
Алабуга районы
Зәй районы
Яшел Үзән районы
Кайбыч районы
Кама Тамагы районы
Кукмара районы
Лаеш районы
Лениногорск районы
Мамадыш районы
Менделеевск районы
Минзәлә районы
Мөслим районы
Яр Чаллы
Түбән Кама районы
Яңа Чишмә районы
Нурлат районы
Питрәч районы
Балык бистәсе районы
Саба районы
Сарман районы
Спас районы
Тәтеш районы
Тукай районы
Теләче районы
Чирмешән районы
Чистай районы
Ютазы районы
Свияжск
Следить за проектом в соц.сетях